Татарстан Республикасы авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары башланды. Гражданнар белән очрашуларда шулай ук районнарның баш ветеринария табиблары да катнаша. Үзара салым, пай җирләреннән файдалану, төзекләндерү, су, юл хуҗалыгы, социаль учреждениеләр эше белән беррәттән ветеринария юнәлеше һәм терлекчелек мәсьәләләре дә карала.
Район дәүләт ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре гражданнарга хайваннарның аеруча куркыныч авыруларына юл куймау, эпизоотиягә каршы чаралар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлекләрне ачыклау зарурлыгы турында мәгълүмат җиткерә.