Алмаз Хисаметдинов Буа районында ит җитештерү һәм терлекчелек мәсьәләсе буенча эш сәфәрендә булды

2023 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов эш визиты белән Буа районында булды. Эшлекле сәфәр "Авангард" терлекчелек хуҗалыгы һәм "Карлинский" ит йорты оешмасы эше белән, шулай ук Буа районының ветеринария берләшмәсе эшчәнлеге белән танышу максатыннан оештырылды.
Хуҗалык җитәкчеләре һәм ветеринария белгечләре белән эшлекле очрашу барышында сөт терлекчелегендә үрчү, продуктив терлек авыруларын дәвалау һәм профилактикалау, яшь мөгезле эре терлек асрау мәсьәләләре һәм терлекчелектә тукландыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International