Алмаз Хисаметдинов ветеринария-профилактика чараларын вакытында һәм төгәл үтәргә йөкләмә бирде

2023 елның 14 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм аның карамагындагы оешмалар киңәшмәсе булып узды. Чарада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасарлары Илдар Ногманов, Габделхак Мотыйгуллин һәм район дәүләт ветеринария берләшмәләре башлыклары катнашты.

Киңәшмә республикада 2023 елның 1 февраленнән башланып киткән эпизоотиягә каршы язгы чаралар планын үтәү мәсьәләсе белән ачылды. Алмаз Хисаметдинов район ветеринария хезмәтләре башлыкларына ветеринария-профилактика чаралары буенча көчәйтелгән эш алып барырга йөкләмә бирде.
Эш барышында ведомство карамагындагы учреждениеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлегенә анализ ясадылар. Кыргый табигатьтә кабан һәм төлкеләр санын көйләү эше турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин сөйләде. 

Шулай ук сыерларны бракка чыгару һәм республика хуҗалыкларында мөгезле эре терлекләрнең сакланышы мәсьәләсен күтәрделәр. Бу мөһим бурыч турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш идарәсенең дәвалау-профилактика чаралары бүлеге башлыгы Солтан Латыйпов чыгыш ясады.

Киңәшмәгә йомгак ясап, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов алдагы чорга бурычлар билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International