«Россия чаңгы юлы - 2023» ярышларында Алмаз Хисаметдинов 3 нче урынны яулады

2023 елның 13 феврале, дүшәмбе

«Россия чаңгы юлы - 2023» ярышларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов республика ведомстволары җитәкчеләре арасында 3 нче урынны яулады.

Бу көнне Казанда 21 меңнән артык кеше, һәвәскәрләр дә, профессиональ спортчылар да «Россия чаңгы юлы» массакүләм ярышларда катнашты. Төп старт дүрт мәйданчыкта, шулай ук Мирный бистәсендәге чаңгы-биатлон комплексында узды.

Ярышлар тәмамланганнан соң, профессиональ чаңгычылар арасында массакүләм старт, җитәкчеләр, ветераннар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр йөгереше узды. Катнашучылар 2,5 км араны узды.
Спорт бәйрәменең барлык кунаклары өчен барлык мәйданчыкларда да иҗат коллективлары чыгышлары, кыр кухнясы, призлар уйнату һәм башка күңел ачу чаралары белән киң мәдәни программа әзерләнгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International