ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл хуҗалыгы кошларының йомыркаларын һәм йомырка продукциясен эшкәртү һәм сату өчен билгеләнгән ветеринария-санитария экспертизасын билгеләү һәм уздыру кагыйдәләрен раслау турында боерыкны теркәде.Әлеге яңа документ белән рәсми сайтта танышырга мөмкин. 


1
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

Агымдагы елның ноябрь аенда Россиядә хайваннар арасында котыру авыруының 43 очрагы ачыкланды. Бу октябрь ае белән чагыштырганда ике тапкыр кимрәк, ул вакытта 86 шундый очрак теркәлгән. Әлеге «Ветеринария һәм тормыш» белешмәләрен, «Сирано» системасы мәгълүматы мониторингыннан чыгып, Россельхознадзор үзәк фәнни-методик лабораториясендә бирделәр.


30
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе рәсми сайтында "Татарстан Республикасы территориясендә хайваннар белән эш итү өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге" бүлегендә Татарстан Республикасы территориясендә хайваннар белән эш итү өлкәсендә региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) тормышка ашырганда юридик затларга, шәхси эшмәкәрләргә карата тикшерүләр (контроль чаралар) уздырганда кулланыла торган тикшерү кәгазе"н (контроль мәсьәләләр исемлеге) раслау турында проект урнаштырылды.

Татарстан Республикасы территориясенә хайваннарның аеруча куркыныч һәм башка авыруларын кертмәү максатларында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы боерыгы нигезендә хәзерге вакытта Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнарында барлык милек рәвешләрендәге предприятиеләр җитәкчеләре, шул исәптән терлекләрне сатып алу һәм сату белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр өчен аңлату чаралары уздырыла.


29
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Хайваннар өчен кулланыла торган дарлар буенча Европа агентлыгы мәгълүматларына караганда, Евросоюз илләрендә соңгы 10 елда антибиотик препаратларны, шул исәптән антибиотикларны, хайваннарны дәвалау өчен куллану ике тапкырга диярлек кимегән.


27
ноябрь, 2021 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин Арча районында булды. Монда ветеринария белгечләре Россельхознадзор вәкилләре белән берлектә “Ак барс” агрокомплексы”ның терлекчелек хуҗалыгын тикшерделәр.


26
ноябрь, 2021 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә ревизия тикшерүләре нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконференцэлемтә режимында район ветеринария учреждениеләренә ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләренең эше буенча чираттагы киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов үткәрде.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Түбән Кама зонасы район ветеринария берләшмәләре эше турында онлайн режимда киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов үткәрде.

Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында «Ветеринария чараларының нәтиҗәлелеген арттыру»программасы буенча ветеринария табибларын укыту курслары тәмамланды. Уку процессы лекцияләрдән, практик дәресләрдән, түгәрәк өстәлләр форматында фикер алышулардан, уку фильмнарын һәм конкрет җитештерү хәлләрен җентекләп тикшерүдән торды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International