Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдиновның Яңа ел бәйрәме белән котлавы.
Хөрмәтле коллегалар, дуслар!
Чын күңелемнән сезне якынлашып килүче яңа 2022 ел белән котлыйм! Яңа ел бәхетле, уңай һәм шат күңелле булсын! Ул сезнең йортыгызга уңыш, иминлек алып килсен һәм яңа яхшы дуслар бүләк итсен! Барыгызга да нык сәламәтлек телим, теләсә нинди проблемаларны җиңел генә җиңеп чыгарга көч һәм ышаныч табылып торсын, ә йөрәгегез мәхәббәт, шатлык һәм бәхет белән тулсын. Яңа идеяләр, проектлар һәм перспективалар күп шатлык һәм илһам китерсен! Гаилә җылысы, чын могҗизалар һәм көтелмәгән сюрпризлар телимс сезгә!
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов.