ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2021 ел
җомга

Дәүләт Думасы Россия терлекчелек продукциясен экспортлауны арттыру өчен «Ветеринария турында» гы законга төзәтмәләр 2021 елның 25 ноябрендә пленар утырышта өченче, ахыргы укылышта кабул итте.


25
ноябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Саба муниципаль районында авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм зоотехниклары, район дәүләт ветеринария берләшмәләре һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре өчен укулар башланды.

Бүген ТР МК Баш ветеринария идарәсендә терлек үләт базларын көзге тикшерү нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмә ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов рәислегендә үтте.


24
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин эш визиты белән Балтач районында булды.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Яңа Чишмә муниципаль районы Советының 15нче утырышында катнашты. Киңәшмә күпсанлы мәсьәләләр каралды. Кыскача шуларның берничәсе турында әйткәндә, утырышта "Яңа Чишмә муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге планлы чорга социаль-икътисадый үсеше стратегиясе"н тормышка ашыруның барышы һәм 2022 елга бурычлар, шулай ук 2021 елда Яңа Чишмә муниципаль районы халкы өчен амбулатор-поликлиника ярдәменең һәркем өчен уңайлы булуы һәм үсеш перспективалары турында фикер алыштылар.


23
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Алексеевски территориаль бүлегенә кергән районнарның ветеринария берләшмәләре эшенә багышланган чираттагы киңәшмә узды. Гадәттәгечә, киңәшмәне ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов үткәрде.


22
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Актаныш, Мөслим, Яшел Үзән районнары ветеринария берләшмәләренең ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләре эшчәнлеге турында киңәшмә узды. Әлеге киңәшмә видеоконференция режимында үтте.  

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Балык Бистәсе районы дәүләт ветеринария берләшмәләренә ревизия нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов үткәрде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хәбәр итә: Татарстан Республикасы, Тукай районы, Калмаш авылы адресы буенча урнашкан «Фролов Эдуард Александрович» крестьян (фермер) хуҗалыгы территориясендә йогышлылыгы югары булган кош гриппы ачыкланды.


19
ноябрь, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин эш визиты белән Яңа Чишмә районында булды. Эш сәфәре Яңа Чишмә районы хуҗалыкларында лейкоз авыруыннан дәвалау һәм авыруны булдырмый калу мәсьәләләре буенча тикшерү максатыннан оештырылды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары "Архангельское" һәм "Агроснова" терлекчелек комплексларында булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International