ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Россия Президенты Владимир Путин Россия авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлаганда ветеринария контроле өлешендә Россия алган йөкләмәләрне үтәүне тәэмин итә торган законга кул куйды. Бу йөкләмәләр Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына кушылуы вакытында алынды.

Россиядә Африка дуңгызлар чумасы афәте аркасында авыл хуҗалыгы дуңгызчылык предприятиеләрендә бер елдан аз гына артык вакыт эчендә бер миллионга якын дуңгызны юк итәргә туры килгән.


7
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

Россельхознадзор сайлап алынган витамин үрнәкләренең сыйфатына туры килмәве аркасында Россиядә  җитештерелә торган хайваннар өчен ике төрле витамин препаратларын сатудан алды. 

Татарстан Республикасы территориясендә авыл хуҗалыгы хайваннарының һәм кешенең аеруча куркыныч авырулары (туберкулез, бруцеллез, лейкоз, лептоспироз һ.б.) барлыкка килүгә юл куймау максатларында республиканың ветеринария хезмәте тарафыннан терлекләрне алып кайтканда һәм чыгарганда барлык ветеринария кагыйдәләренең үтәлеше контрольдә тотыла.

 

2022 елның 1 мартыннан Россиядә су биоресурсларына ветеринария-санитария экспертизасының яңа кагыйдәләре үз көченә керә. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының боерыгы 30 ноябрьдә Юстиция министрлыгы тарафыннан теркәлде. Документ белән Хокукый мәгълүматның рәсми порталында танышырга мөмкин.


6
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

Россия кошчылык союзы РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгында узган киңәшмәдә нәселле йорт кошларын йогышлылыгы югары булган кош гриппына каршы вакцинацияләүне рөхсәт итәргә тәкъдим итте. Әмма вакцинация барыбер кошчылык фабрикаларында кош гриппыннан 100 процентка сакланмаячак, дип хәбәр иттеләр хайваннарның сәламәтлеген саклау федераль үзәгендә.

Татарстанның ветеринария хезмәте күзләре начар күрүче яки бөтенләй күрмәүче кешеләргә ярдәм итүче этләрнең хуҗалары өчен "Ике йөрәк бергә атлый" фестивале кысаларында узган түгәрәк өстәл эшендә катнашты. Чара республиканың дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашында узды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин эш визиты белән Алабуга районында булды. Дуңгызларда африка чумасы вирусының үтеп керүенә юл куймау кысаларында, биредә Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе катнашында "Түбән Кама" милли паркында кабан дуңгызлары санын киметү буенча очрашу узды.


2
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Антибиотикларны азык һәм азык өстәмәләрендә кулланудан кошчылык фабрикасы 2008 елда ук баш тарткан. Шул вакыттан бирле ел саен вакцинопрофилактика һәм бройлерларны ирекле тоту хисабына кош-кортны дәвалауда антибиотиклар куллануны киметәләр.

Актаныш районында "Нур" терлекчелек хуҗалыгында үсемлекчелек һәм терлекчелектәге эшләрнең торышын өйрәнү буенча семинар-киңәшмә узды. Чарага хуҗалыклар җитәкчеләре, ветеринария һәм авыл хуҗалыгы белгечләре чакырылган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International