2021 елда дөньяда барлыгы 4,4 мең кош гриппы авыруы очрагы теркәлгән. Әлеге авыру чыганаклары дөньяның 65 илендә ачыклаганнар. Әлеге мәгълүматлар Бөтендөнья хайваннар сәламәтлеген саклау оешмасы (МЭБ) мәгълүматларына нигезләнеп бирелде.
Йогышлылыгы югары булган кош гриппы авыруы белән иң катлаулы хәл Европа илләрендә саклана. Мәсәлән, Германиядә 2021 елда 644 авыру очрагы, Польшада – 490, Франциядә – 457, Италиядә – 305, Даниядә – 266, Бөекбритания – 206, Нидерландта 169 кош гриппы авыруы очрагы теркәлгән.
Моннан тыш, Швециядә йогышлылыгы югары кош гриппының 133 очрагы, Венгриядә - 88, Австриядә - 38, Ирландиядә - 41, Испаниядә -2, Албаниядә - 6, Бельгиядә - 35, Финляндиядә - 66, Чехиядә - 77, Эстониядә - 47, Швейцариядә 3 очрак теркәлгән.
Кош гриппы Азиядә дә таралуын дәвам итә. Әйтик, Көньяк Кореяда узган ел - 284 очрак, Япониядә – 51, Кытайда 9 авыру очрагы ачыкланган иде.
Әйтергә кирәк, бу вирус Африка кыйтгасын да колачлаган. Нигериядә - 238 очрак, Көньяк Африка Республикасында - 130 авыру чыганагы теркәлгән. Шулай ук вирус Алжирда - 3, Кот-д ' Ивуарда - 3, Мавританиядә 1 очрак теркәлгән.
Россиядә 2021 елда барлыгы 68 авыру чыганагы ачыкланган: шуларның 54 очрагы йорт кошлары һәм 14 очрак кыргый фаунада килеп чыккан.
Элегрәк Бөтендөнья хайваннар сәламәтлеген саклау оешмасы экспертлары дөньяда кош гриппы белән бәйле вәзгыятьнең начараюы турында борчылуын белдерде. Белгечләр билгеләп үткәнчә, 2021 елда бу вирусның генетик күптөрлелеге теркәлгән. Белгечләр сүзләренә караганда, авыруның H5N1, H5N3, H5N4, H5N5, H5N6 яки H5N8 подтиплары билгеле, алар хәзерге вакытта бөтен дөнья буенча йорт кошлары һәм кыргый кошларның популяцияләре арасында әйләнештә.
Кош гриппы - кан тамырлары һәм үзәк нерв системалары, сулыш, ашкайнату, йомырка ясалу органнары зарарлану белән характерлана торган югары контагиоз вируслы авыру.
Кош гриппы авыруының клиник билгеләре - җитештерүчәнлеге кимү, йончылган хәләте, кошларның азык һәм судан баш тартуы, мамыкларының күперенүе, тире катламнары цианозы, шешенү, аяк-кулларда кан саву, хәрәкәтләр координацияләре бозылу, синусит, ринит, конъюнктивит, эч китү күзәтелү.