Баш ветеринария идарәсе Татарстан территориясенә аеруча куркыныч чир, тилчә үтеп керү куркынычы янавын искәртә

2021 елның 30 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Татарстан территориясенә хайваннарның аеруча куркыныч чирләре үтеп керү куркынычы турында кисәтә. Оренбург өлкәсенең Беляев районында шәхси ярдәмче хуҗалыкта эре мөгезле терлекләр арасында җир учагы теркәлү сәбәпле, Татарстан Республикасының барлык районнарында администрация башлыклары рәислегендә, Баш ветеринария табиблары катнашында Татарстан территориясенә карантиннарны булдырмау буенча киңәшмәләре узды.

Киңәшмә барышында терлек сату белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәрләргә, шулай ук терлекчелек комплексларының һәм ит комбинатлары милекчеләренә авыру килеп чыгу куркынычы турында мәгълүмат бирелде.

Ветеринария табиблары сүзләренә караганда, инфекциянең килеп чыгуын кисәтүнең төп чарасы булып Оренбург өлкәсеннән терлек кертүне туктату тора. Киңәшмә барышында ветеринария табибларының терлек сату белән шөгыльләнүче эшкуарлар адресына аерым мөрәҗәгатьләре яңгырады. Эш шунда ки, якын арада эпизоотия вазгыяте имин булмаган төбәкләрдә терлек базар бәясеннән шактый арзанрак булачак, әмма инфекция керү куркынычы бик зур.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International