Татарстан Республикасының ветеринария табиблары, ветеринария иминлеге һәм дәүләт күзәтчелеге инспекторлары республикага рөхсәтсез терлек кертү очракларын булдырмау эшен һәм торак пунткларында терлек сату-алуны тикшерүне дәвам итәләр.
Чаралар шәхси ярдәмче хуҗалыклар, терлекчелек хуҗалыклары милекчеләрен һәм мал сатучы эшмәкәрләрне аеруча куркыныч хайван авыруы, тилчә үтеп керү куркынычы турында кисәтү һәм мәгълүмат бирү максатларында үткәрелә. Оренбург өлкәсе, Башкортстан Республикасы кебек күрше һәм чиктәш төбәкләрдән терлек кертү бүгенге көндә тилчә авыруы йогу белән яный. Ветеринария белгечләре җирле халыкны ветеринария куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә, ветеринария табибы рөхсәте турындагы документы булмаган эшмәкәрләрдән терлек сатып алмаска өнди.
Эш барышында ветеринария белгечләре республика территориясендә инфекцияне булдырмау буенча аңлату эшләре алып баралар. Бүгенге көнгә ветеринария кагыйдәләрен бозу очраклары һәм хайваннарны санкциясез кертү очраклары ачыкланмады.