Аксубай муниципаль районында фермерлар конференциясе булып узды, анда район хакимияте башлыгы Камил Гилманов, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Соломонов Б.А., Россельхозүзәк вәкилләре катнашты.
Авыл хуҗалыгы хайваннарының, шул исәптән аеруча куркыныч авырулардан саналган тилчә авыруының килеп чыгуга, республика территориясенә үтеп керүенә юл куймау, лейкоз буенча яңа кагыйдәләр, районда терлекләрне идентификацияләүнең барышы турында ветеринария берләшмәсе башлыгы Рәис Хөснуллин чыгыш ясады.