2022 елның 1 гыйнварыннан Россиядә хайваннар һәм терлек азыгы өстәлмәләрен теркәүнең яңа тәртибен күздә тоткан закон үз көченә керде. Шулай ук Яңа ел башыннан цирк, зоопарк, дельфинарий кебек оешмаларда хайваннарны мәдәни-тамаша максатларында куллану өчен лицензиясез эшли алмаячак. Моннан тыш, 1 марттан авыл хуҗалыгы терлекләренә кагылышлы яңа ветеринария кагыйдәләре гамәлгә керәчәк. Кагыйдәләр себер түләмәсе, листериоз, сарыклар һәм кәҗәләр чумасы кебек куркыныч чирләргә кагыла.
2022 елның 1 гыйнварыннан 179 номерлы Федераль закон үз көченә керде, ул азык өстәлмәләрен теркәүнең яңа кагыйдәләре турында. Төп яңалыкларның берсе - азык өстәмәләренең дәүләт реестрын хәзер Россельхознадзор алып барачак, бу вәкаләтләрне ведомствога авыл хуҗалыгы министрлыгы тапшырды. Азык өстәмәсен дәүләт теркәве туктатылган очракта, аны күчерү, әйләнеше һәм Россиядә җитештерү тыела.
1 гыйнвардан үз көченә кергән башка закон белән (№ 197-ФЗ) азык өстәмәсен теркәү өчен дәүләт пошлинасы кертелә. Пошлина күләме - 85 мең сум.
Зоопаркларны, цирк һәм дельфинарийларны лицензияләү
2022 елның 1 гыйнварына кадәр барлык зоопарклар, цирклар, дельфинарийлар, океанариумнар һәм башка шундый оешмалар ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек федераль хезмәтендә хайваннарны тоту һәм куллану өчен лицензия алырга тиеш була.
Россельхознадзор белгечләре әйтүенчә, зоопарклар, цирк һәм башка оешмаларның лицензиясез эше өчен җитәкчелекне 4-5 мең сумга административ җаваплылыкка тарту каралган. Ә юридик затларга карата 40-50 мең сум күләмендә штрафлар күздә тотыла.
Ветеринария кагыйдәләре
2022 елның 1 мартыннан яңа ветеринария кагыйдәләренең зур блогы үз көченә керә. Аерым алганда, листериоз, Себер түләмәсе, мөгезле эре терлекнең йогышлы дерматиты, сарыклар һәм кәҗәләр чумасы авырулары буенча үзгәртелгән ветеринария кагыйдәләре эшли башлаячак. Кайбер документлар ат авыруларына кагыла: грипп, вирус артериты, африка чумасы, ринопневмония һәм бу хайваннарның йогышлы анемиясе буенча яңа ветеринария кагыйдәләре үз көченә керәчәк.
Шулай ук яздан йорт куяннарының вируслы геморрагик авыруы, Алеут чирләре, парагрипп-3 буенча яңа ветеринария кагыйдәләре эшли башлаячак. Шул исәптән, 1 марттан Россия умартачылары өчен мөһим документ – бал кортларын карап тоту буенча ветеринария юнәлеше үз көченә керә (Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының № 645 боерыгы).
Санап үтелгән документлар заман таләпләренә туры китереп актуальләштерелде.