Балтач район башкарма комитетында район дәүләт ветеринария берләшмәсенең баш ветеринария табибы белән берлектә, Эчке эшләр министрлыгы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре белән бергә терлек һәм кош-корт китерү һәм сату белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәрләр белән очрашу булып узды.
Чара Татарстан Республикасы территориясенә хайваннарның аеруча куркыныч чирләре йогуны булдырмау, республика территориясенә вирусны кертмәү максатларында үткәрелде.