Ветеринария берләшмәләренә ревизия тикшерүләре нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды

2021 елның 28 декабре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә ветеринария учреждениеләренә ревизия тикшерүләре нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды.

Ревизия тикшерүе турында фикер алышу Менделеевск районы дәүләт ветеринария берләшмәсенә чыгу йомгаклары буенча узды. Ревизия нәтиҗәләре турында фикер алышуда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Дәүләт ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, Татарстан Республикасы Республика ветеринария лабораториясе директоры Айрат Гәрәев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе бүлекләре башлыклары һәм Менделеевск районының баш ветеринария табибы катнашты. Киңәшмә барышында дәүләт ветеринария учреждениеләренең финанс-хуҗалык һәм ветеринария эшчәнлеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International