ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2021 ел
җомга

Татарстанда агымдагы елның 13 мартыннан башлап, апрельнең 24енә кадәр кадәр язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшләячәк. Бу хакта ТР авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Наил Залаков журналистлар белән очрашуда хәбәр итте. Казанда ярминкәләр 15 мәйданда гөрләячәк. Шулай ук Яшел Үзәннең Осиново һәм Яңа Тура бистәләрендә дә ярминкәләр ачылачак. Һәр ярминкә мәйданына аерым районнар һәм агросәнәгать предприятиелары, җитештерүчеләр һәм инвесторлар беркетелгән.

Алмаз Хисаметдинов дәүләт ветеринар инспекцияләренең территориаль бүлекләрендә эпизоотиягә каршы чаралар үтәлешен тикшерде

Баш ветеринария идарәсендә Түбән Кама зонасы районнары эшенә нәтиҗә ясадылар

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе тарафыннан оештырылган иҗтимагый фикер алышуларда катнашты.

Баш ветеринария идарәсе Хорриот компонентын үзләштерү буенча пилот проектында катнаша


11
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының киңәшмәләр залында министрлык һәм ветеринария идарәсе белгечләренең “Кызыл Шәрык” агрохолдингы терлекчелек хуҗалыклары эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды. Әлеге киңәшмә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды.

Бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы хайваннарын теркәү һәм идентификацияләү темасына багышланган киңәшмә утырышы узды. Киңәшмә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды. Утырышта ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Дәүләт баш терлекчелек һәм нәселле терлек үрчетү авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ришат Зарипов һәм башкалар катнашты.

Татарстанда Удмурт Республикасы һәм Киров өлкәсе белән берлектә Африка дуңгыз чумасы таралуны кисәтү турында киңәшләштеләр


10
март, 2021 ел
чәршәмбе

Алмаз Хисаметдинов Идел буе, Урал федераль округларының ветеринария идарәләре киңәшмәсендә чыгыш ясады


9
март, 2021 ел
сишәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Баулы районы дәүләт ветеринария берләшмәсенең эшчәнлегенә багышланган киңәшмә узды. Видеоконференция киңәшмәсе Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов рәислегендә узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International