Алмаз Хисаметдинов дәүләт ветеринар инспекцияләренең территориаль бүлекләрендә эпизоотиягә каршы чаралар үтәлешен тикшерде

2021 елның 12 марты, җомга

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә дәүләт ветеринар инспекцияләренең территориаль бүлекләрендә эпизоотиягә каршы чаралар үтәлешен тикшерделәр. Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов җитәкчелегендә узган җыелышта бүлек җитәкчеләре, ветеринария оешмалары башлыклары, эпизоотологлар һәм терапевтлар катнашты.

Район ветеринария оешмаларының эшчәнлеге турында Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов һәм хайваннарда инфекцияле авырулар һәм эпизоотиягә каршы чаралар бүлеге җитәкчесе Эмиль Шаһимуллин сөйләде.

Киңәшмә барышында белгечләр эпизоотология буенча, дәвалау-профилактика эше турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International