Татарстанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре ачыла

2021 елның 12 марты, җомга

Татарстанда агымдагы елның 13 мартыннан башлап, апрельнең 24енә кадәр кадәр язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшләячәк. Бу хакта ТР авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Наил Залаков журналистлар белән очрашуда хәбәр итте.

Казанда ярминкәләр 15 мәйданда гөрләячәк. Шулай ук Яшел Үзәннең Осиново һәм Яңа Тура бистәләрендә дә ярминкәләр ачылачак. Һәр ярминкә мәйданына аерым районнар һәм агросәнәгать предприятиелары, җитештерүчеләр һәм инвесторлар беркетелгән.

Мәсәлән, “Ак Барс” авыл хуҗалыгы холдингы казанлыларны шикәр комы, он, йомырка белән, ә “Майский” комбинаты кыяр-помидорлар белән тәэмин итәчәк.

Продукция бәяләре кыйммәт булмаячак, министр урынбасары сүзләренчә, ярминкәләрдә азык-төлек бәяләре базар бәясеннән түбән булыр дип көтелә.  

Әлеге ярминкәләрдә сату хокукы алырга теләүчеләр гариза язып катнаша ала. Сәүдәнең әлеге форматы елдан-ел камилләшә бара. Тазә азык-төлек китерүче авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең даими сатып алучылары да артып тора.

Шунысын да искәртергә кирәк, авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыруда ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе дә зур өлеш кертә. Ярминкәләргә югары сыйфатлы ит, сөт, балык, яшелчә продукциясе керүне ветеринария-санитария лабораторияләре контрольдә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International