Авыл хуҗалыгы хайваннарын теркәү һәм идентификацияләү темасына багышланган киңәшмә узды

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы хайваннарын теркәү һәм идентификацияләү темасына багышланган киңәшмә утырышы узды. Киңәшмә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды. Утырышта ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Дәүләт баш терлекчелек һәм нәселле терлек үрчетү авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ришат Зарипов һәм башкалар катнашты.

Әлеге киңәшмәдә «Республика мәгълүмати-санау үзәге” акционерлык җәмгыяте Нияз Хәлиуллин авых хуҗалыгы терлекләрен идентификацияләү һәм унификацияләнгән номер бирү турында сөйләде. Мәгълүм булганча, 2020 елның 10 октябреннән башлап, ТР Министрлар Кабинеты күрсәтмәләре нигезендә, Татарстанда мөгезле эре терлекне электрон рәвештә уникаль номерлар белән теркәү эше башланган иде. Бу өлкәдә иң яхшы күрсәткечләр Әтнә, Арча, Балтач, Кукмара, Актаныш, Лениногорск, Апас, Әлмәт районнарында. Әлеге районнарда зур терлекчелек хуҗалыклары урнашканын да әйтергә кирәк.

Билгеле булганча, 2018 елдан бирле Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе тарафыннан бирелә торган эмиссияле номерлар кулланыла. 2020 елның октябреннән башлап яңа туган бозаулар эмиссияле номерлы колак биркалары белән тамгалана.

Киңәшмә эшенә йомгак ясап, республикада мөгезле эре терлекләрне идентификацияләү эшен тизләтергә йөкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International