ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе тарафыннан оештырылган иҗтимагый фикер алышуларда катнашты.
Әлеге киңәшмә видеоконференция режимында узды. Биредә шулай ук юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр катнашты. Эш барышында 2021 елның беренче кварталында хокукый тәҗрибә һәм катгый таләпләрнең үтәлеше буенча фикер алыштылар. Әлеге иҗтимагый фикер алышу кысаларында дәүләт ветеринария күзәтчелеге өлкәсенә кагылышлы сораулар да күтәрелде.