Баш ветеринария идарәсендә Түбән Кама зонасы районнары эшенә нәтиҗә ясадылар

2021 елның 12 марты, җомга

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Түбән Кама зонасына кергән районнарның ветеринария идарәләре катнашында видеоконференция режимында киңәшмә узды. Кагыйдә буларак, киңәшмәне Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов алып барды.

Шулай ук киңәшмәдә ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре, районнардагы ветеринария идарәләре башлыклары, эпизоотологлар, терапевтлар, Түбән Кама шәһәре, Түбән Кама, Сарман, Зәй, Мөслим районнарының ветеринария лабораторияләре мөдирләре дә катнашты.  

Киңәшмә эше барышында Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов, дәвалау-профилактика чаралары бүлеге җитәкчесе Солтан Латыйпов, Республика ветеринария лабораториясе директоры Айрат Гәрәев чыгыш ясады.


Җыелышта шулай ук участок ветеринария пунктларының һәм ветеринария лабораторияләренең эшчәнлеге, эпизоотиягә каршы чараларның үтәлеше тикшерелде.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International