Алмаз Хисаметдинов Идел буе, Урал федераль округларының ветеринария идарәләре киңәшмәсендә чыгыш ясады

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

10 мартта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Идел буе, Урал федераль округлары ветеринария идарәләренең уртак хезмәттәшлегенә багышланган икенче онлайн-киңәшмәдә чыгыш ясады.

Әлеге киңәшмә Россия төбәкләрен эпизоотия ягыннан иминлекне тәэмин итү эше кысаларында узды. Биредә Татарстан Республикасы, Башкортстан Республикасы, Удмуртия Республикасы, Чиләбе, Киров, Курган, Төмән, Самара, Свердлау, Оренбург өлкәләре һәм Пермь краеның ветеринария идарәләре җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмә барышында биологик калдыкларны юк итүнең, утильләштерүнең яңа таләпләре турында сүз алып барылды. Шулай ук кыргый җанварларның һәм киек кошларның санын исәптә тоту, хайваннарда һәм кошларда очрый торган, бүгенге көнгә актуаль булган йогышлы чирләр буенча ветеринария хезмәтләренең эш тәҗрибәсен уртаклаштылар.

Алмаз Хисаметдинов үзенең чыгышында РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2020 елның 26 октябрендә гамәлгә кергән 626 санлы боерыгы нигезендә биологик калдыкларны юк итүнең яңа таләпләре турында сөйләде. Республикада бу мәсьәлә бик мөһим, хәзерге вакытта республиканың иң күп терлек асраучы 19 районы махсус автотранспорт чаралары һәм контейнерлар белән тәэмин ителгән.  

Эпизоотия хәле турында сөйләнгәндә, 2020 елда республикада хайваннарда котыру авыруының 37 очрагы теркәлгән. Монда төп авыру чыганаклары булып кыргый җанварлар тора. Хәзерге вакытта котыру авыруы буенча вәзгыять тотрыклы санала. Инфекция таралуны туктату өчен авыл хуҗалыгы терлекләренә һәм йорт хайваннарына прививкалар ясала, киек җанварларның иммунитеты өчен исә составында вакцина булган җим кулланыла.

Кош гриппы турында сөйләгәндә, республикада чир ачыклануның биш очрагы теркәлгән. Хәзерге көндә авыру чыганаклары юк ителгән, тиешле чаралар күрелгән, инфекция таралуга чик куелуы хәбәр ителде.  

Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Африка дуңгыз чумасы авыруы турында да сөйләде. Аның сүзләренә караганда, Африка дуңгыз чумасы авыруы теркәлгән алты очрак нигезендә әлеге вакытта Алабуга, Әлмәт, Зәй, Алексеесвк, Теләче, Ютазы районнары исәптә тора. Ветеринария лабораторияләре үлгән яки атылган кыргый кабан дуңгызлары анализларын тикшерү буенча тәүлек әйләнәсе эшли. 2020 елның 1 гыйварыннан хәзерге көнгәчә барлыгы  8018 проба алынып тикшерелгән. Шуларның 2441е быел ясалуы билгеле булды.  

Йомгаклап әйткәндә, республиканың Баш ветеринария идарәсе биологик иминлек сагында зур эш башкара. Җирле ветеринария идарәләре җитәкчеләре дә хайваннарда һәм кошларда була торган йогышлы чирләрне булдырмый калу, саклану турында, кош яки терлек үрчетү хуҗалыкларына ярдәм йөзеннән мәгълүмат һәм мониторинг тикшерүләре белән тәэмин итә, хуҗалыкларда аңлату эшләре алып барыла.

 

 

 


 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International