Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов һәм аның урынбасарлары Илдар Ногманов, Габделхак Мотыйгуллин Хорриот компонентын үзләштерү темасына багышланган видеоконференциядә катнашты. Әлеге киңәшмәне Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәт оештырган иде.
Әлеге киңәшмәдә Хорриот компонент модулен куллану, мәгълүмат кертү тәртибе турында сүз алып барылды. Мәгълүм булганча, ветеринария өлкәсендә Дәүләт федераль мәгълүмати системага керүче Хорриот компоненты хайваннарны идентификацияләү һәм профилактик чараларны теркәү өчен кулланыла.
Шунысын да искәртергә кирәк, авыл хуҗалыгы терлекләрен һәм профилактика чараларын идентификацияләүче Хорриот компонентын Россия төбәкләренә кертү буенча Татарстан Республикасы беренчеләрдән булып тора. Пилот проект буларак гамәлгә керүче яңа системаны Татарстан белән беррәттән, тагын берничә регион үзләштерә. Болар арасында Саратов өлкәсе, Хакасия Республикасы, Новосибирск, Ростов, Мәскәү, Кемеров өлкәләре һәм Забайкальский крае.
Хорриот компонентын үзләштерү пилот проекты РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәт тарафыннан гамәлгә ашырыла.