Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Удмурт Республикасы һәм Киров өлкәсе хакимияте вәкилләре белән “Африка дуңгыз чумасы таралуны кисәтү һәм инфекция чыганагын юк итү чаралары” темасына сөйләштеләр.
Онлайн-киңәшмәдә Удмурт Республикасы Хөкүмәте рәисе – Удмурт Республикасы авыл хуҗалыгы хуҗалыгы министры Ольга Абрамова, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Киров өлкәсе Хөкүмәте рәисе урынбасары – Киров өлкәсе авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Алексей Котлячков, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов һәм башкалар чыгыш ясады.
Берничә регионны борчыган әлеге актуаль сорау буенча иң беренче Алмаз Хисаметдинов сөйләде. Баш дәүләт ветеринария инспекторы сүзләренчә, Африка дуңгыз чумасы чирен таратуда төп сәбәпчеләр - кыргый кабан дуңгызлары. Әлеге авыру буенча вәзгыять шактый четерекле. 11 март көне саннарына караганда, республикада Африка дуңгыз чумасы чиренең 6 очрагы теркәлгән. Алабуга һәм Әлмәт районнарында берәр очрак булса, Зәй районында авыру табылуның дүрт очрагын әйтергә кирәк.
Алмаз Хисаметдинов хәбәр итүенчә, бүгенге көндә республика территориясендә инфекциянең таралу куркынычын кисәтү өчен, дуңгызчылык хуҗалыкларына үтеп керүен булдырмас өчен ау хуҗалыклары белән кабан дуңгызларын ату буенча уртак эш алып барыла. Атылган кыргый хайваннар буенча мониторинг үткәрү эше исә 100% төгәллек белән эшләнә.
Татарстан белән чиктәш булган Киров өлкәсендә һәм Удмурт Республикасында табигатьтәге кабан дуңгызларын ату эше әлегәчә дәвам итә, чөнки авыру куркынычы янаган зонадагы киекләр башка район чикләрен дә үтеп чыга алалар.
Шулай ук темадан кош гриппы чире дә төшеп калмады. Кош гриппына каршы саклану чараларын күрү яз айларында аеруча да актуаль. Чөнки күчмә кошлар кайткан чорда, республкада инфекция таралуны булдырмый калу өчен тырышырга кирәк, дип сөйләде Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе.
Киңәшмә эшен йомгаклап, катнашучылар алга таба да хайваннар арасында таралу куркынычы булган авыруларга каршы күрше регионнар белән уртак хезмәттәшлек итүне тагын да көчәйтергә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.