Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Баулы районы дәүләт ветеринария берләшмәсенең эшчәнлегенә багышланган киңәшмә узды. Видеоконференция киңәшмәсе Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов рәислегендә узды.
Киңәшмәдә идарәнең бүлек җитәкчеләре, кадрлар бүлеге белгечләре, ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре, эпизоотоглар, терапевтлар, лаборатория мөдирләре катнашты.
Эш барышында катнашучылар ветеринария пунктлары турында фикерләште, эпизоотиягә каршы чараларның инструкция буенча үтәлеше һәм лабораторияләр эше турында сүз алып бардылар.