Бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының киңәшмәләр залында министрлык һәм ветеринария идарәсе белгечләренең “Кызыл Шәрык” агрохолдингы терлекчелек хуҗалыклары эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды. Әлеге киңәшмә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды.
Киңәшмә эше барышында беренче булып ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов чыгыш ясады. Ул ветеринария идарәсе һәм министрлык белгечләренең “Кызыл Шәрык” агрохолдингының республика районнарындагы терлекчелек хуҗалыклары эшенә анализ ясады. Терлек үрчетүче предприятиеларның эшчәнлеген тикшерү, карау нәтиҗәләре белән таныштырды.
Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов та тәфсилләп сөйләде. Чыгышында ул әлеге хуҗалыкларда терлек санын саклау, үрчетү, сөт җитештерү, терлек азыгын җитештерү эше буенча хисап тотты.