Алмаз Хисаметдинов территориаль бүлек җитәкчеләрен киңәшмәгә җыйды

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов ветеринария иминлеге һәм дәүләт күзәтчелегенең территориаль бүлеге җитәкчеләрен киңәшмәгә җыйды.

Киңәшмә эше барышында идарәнең ветеринария иминлеген тәэмин итү, ветеринария-санитария экспертизасы һәм дәүләт күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Эмиль Шаһимуллин доклад белән чыгыш ясады. Шулай ук җыелышта катнашучылар ветеринария өлкәсенә кагылышлы Федераль законнарга кертелгән яңа үзгәрешләр белән таныштылар һәм эш тәртибе турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International