Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкче рәислегендә идарә карамагында булган ветеринария оешмалары катнашында зур киңәшмә узды. Гадәттәгечә, киңәшмәне Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов алып барды.
Әлеге чарада идарә җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов, бүлек җитәкчеләре, Коррупциягә каршы сәясәт сораулары буенча Татарстан Республикасы Президенты идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире Равия Шрша, дәүләт ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре, территориаль бүлек җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмә идарәдә яңа билгеләнгән бүлек җитәкчеләре исемнәрен игълан итүдән башланып китте. Алмаз Хисаметдинов кунакларга эпизоотиягә каршы чаралар оештыру һәм хайваннарның йогышлы авырулары бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп Елена Ильина билгеләнүен, шулай ук ветеринария иминлеген тәэмин итү, ветеринария-санитария экспертизасы һәм дәүләт күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы буларак Эмиль Шаһимуллин билгеләнүен, ветеринария эшен оештыру бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп Роберт Хәбипов билгеләнүен хәбәр итте. “Матди яктан тәэмин итү станциясе” дәүләт бюджет оешмасы директоры вазыйфаларын башкаручы булып Данил Нуриев белән таныштырды.
Киңәшмә эше барышында беренче булып Елена Ильина ветеринария берләшмәләрендә эпизоотиягә каршы чаралар үтәлеше турында чыгыш ясады.
Илдар Ногманов исә авыл хуҗалыгы терлекләрен идентификацияләү мәсьәләсе буенча сүз алып барды. Доклад барышында мөгезле эре терлекләрне идентификацияләүнең, ягъни электрон рәвештә теркәүнең уңай яклары әйтелде. Әлеге чара ярдәмендә терлекләрнең баш санын исәптә тоту, бер урыннан икенче урынга күчүен күзәтү эше җиңеләюен искәрттеләр.
Агымдагы елның беренче кварталында мөгезле эоре терлекне саклап калу темасына дәвалау-профилактика чаралары бүлеге җитәкчесе Солтан Латыйпов чыгыш ясады.
Киңәшмә ахырында коррупциягә каршы сәясәт темасына карата Равия Шрша сөйләде.
Утырышка нәтиҗә ясап, Алмаз Хисаметдинов тарафыннан киләсе вакыт аралыгына бурычлар һәм хәл ителәсе мәсьәләләр куелды.