Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов «AGROONLINE» онлайн-мәктәбендә чыгыш ясады. Әлеге интернет портал авыл хуҗалыгы темасына багышланган яңа дәресләр сериясе язмалары әзерли башлады. Илдар Ногманов исә анда “Ветеринария” темасына сөйләүче, аграрийларга өстәмә белем бирү максатыннан чыгыш ясаучы төп спикерларның берсе.
«AGROONLINE» интернет порталы авыл хуҗалыгы белгечләре һәм хезмәткәрләренең белемен арттыруны, агросәнәгать комплекслары программасы, заманча технологияләр буенча әзерлек дәрәҗәсен күтәрү максатын күзаллый.
Шул нисбәттән, яңа дәрес тә фермерларга “Ветеринария” темасына карата киңәшләр бирүгә багышланган иде. Курс барышында Илдар Ногманов бозаулар үстерү технологиясе, мөгезле эре терлек авыруларын булдырмый калу турында сөйләде. Шулай ук сыерлар сатып алганда дөрес сайлау тәртибе һәм сыер терлеген асрау, карау шартлары турында бик күп файдалы мәгълүмат бирелде.
Тиздән әлеге яңа дәресләрне күрергә мөмкин булачак. Яңалыкларны күзәтеп барырга киңәш итәбез.