Республиканың район ветеринария берләшмәләрендә үткәрелгән ветеринар-санитар экспертизалар эшенә анализ ясалды

2021 елның 5 апреле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә ветеринар-санитар экспертизалар нәтиҗәләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә үтте. Киңәшмәне, гадәттәгечә, Баш ветеринария җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов алып барды.

Шулай ук әлеге җыелышта идарәнең ветеринария куркынычсызлыгын тәэмин итү, ветеринар-санитар экспертиза һәм дәүләт күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Эмиль Шаһимуллин, бүлекнең алдынгы киңәшчесе Ирина Тарутина һәм Лениногорск, Теләче, Мамадыш, Актаныш, Питрәч, Әтнә муниципаль районнарының ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре катнашты.

Республиканың дәүләт район ветеринария берләшмәләрендә үткәрелгән ветеринар-санитар экспертизалар эшенә анализ ясап, дәүләт ветеринар инспекциясе бүлегенең алдынгы киңәшчесе Ирина Тарутина хисап тотты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International