10 апрельдә, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов “Казан” агросәнәгать паркы” территориясендәге язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләрен карады.
Ярминкә мәйданында бу көнне Саба, Нурлат, Аксубай муниципаль районнарыннан авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре үзләренең товарларын һәм азык-төлек продукцияләрен башкала халыкына тәкъдим итте.
Бай сайлау мөмкинлеген Алмаз Хисаметдинов та югары бәяләде. Ул сату рәтләрен карады, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты.
Шунысын да искәртергә кирәк, республиканың ветеринария хезмәте ярдәме белән сатуга бары тик сыйфатлы продукция генә чыгарыла. Ветеринария-санитария лабораторяләрендә ит, сөт, балык продукцияләре яшелчә һәм үсемлекләр барысы да җентекләп тикшерелгәч кенә сатып алучылар хозурына барып ирешә.
Исегезгә төшерәбез, язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре республика буенча 24 апрельгә кадәр һәр шимбә эшләячәк.