Алмаз Хисаметдинов Баш ветеринария идарәсенең хокук бүлеген җитәкләгән Артур Исмәгыйлевка рәхмәт хаты тапшырды

2021 елның 9 апреле, җомга

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә элек хокук бүлеген җитәкләгән Исмәгыйлев Артур Азат улы идарә җитәкчелегенең рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләкне Баш ветеринария идарәсенең һәм аның карамагындагы район ветеринария берләшмәләре белән киңәшмә кысаларында идарә җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов тапшырды.

“Артур Азат улына 10 ел дәвамында Баш ветеринария идарәсенә фидакарь хезмәте өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Идарә эшчәнлегендә сезнең югары квалификацияле, һөнәри әзерлекле юридик ярдәмегез бәяләп бетергесез. Сезнең ярдәм белән Баш ветеринария идарәсендә бик күп уңышлы эшләр башкарылды”, - диде Алмаз Хисаметдинов һәм Артур Исмәгыйлевка яңа эш урынында, яңа вазыйфада зур уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International