Республика районнары ветеринария берләшмәләрендәге ветеринария-санитария экспертиза эшенә анализ ясалды

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

Бүген, 12нче апрельдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә ветеринар-санитар экспертизалар нәтиҗәләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә үтте. Киңәшмәне, Баш ветеринария җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов алып барды.

Шулай ук әлеге җыелышта Баш ветеринария җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, идарәнең ветеринария куркынычсызлыгын тәэмин итү, ветеринария-санитария экспертиза һәм дәүләт күзәтчелеге бүлегенең алдынгы киңәшчесе Ирина Тарутина һәм Әлмәт, Кама Тамагы, Түбә Кама муниципаль районнарының, Түбән Кама шәһәренең ветеринария берләшмәләре җитәкчеләре катнашты.

Республиканың дәүләт район ветеринария берләшмәләрендә үткәрелгән ветеринар-санитар экспертизалар эшенә анализ ясап, Ирина Тарутина чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International