Йорт хайваннары тотучылар игътибарына!
"Казан шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсе" дәүләт-бюджет учреждениесы хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 18нче апрелендә "Салмачы" бистәсендә этләргә һәм мәчеләргә котыру чиренә каршы вакцина ясалачак. Әлеге вакцина түләүсез. Йорт хайваннары тотучы барлык гражданнарны да әлеге мөһим чарага чакырабыз!
Вакцинация уздыру урыны: Үзәк урам, 139нчы йорт кибет каршындагы мәйданда һәм Яркая урамындагы 1нче йорт, күпер янындагы мәйданчыкта.
Үткәрү вакыты: сәг. 09:00 – 13:00
Башка көннәрдә сезнең яраткан йорт хайваннарыгызны Казан шәһәре, Даурия урамы, 32а йорт адресы буенча урнашкан Идел буе районының Ветеринария дәвалау үзәгендә көтеп калалар.
Эш вакыты:
Дүшәмбедән җомгага кадәр: сәг. 9.00-19.00
Шимбә, якшәмбе: сәг. 9.00-15.00
Сорауларыгыз булса, Идел буе районының дәүләт ветеринария хемәтенә мөрәҗәгать итә аласыз.
Телефон номеры: 298-53-02