Бүген Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә Саха Республикасыннан рәсми кунаклар килде. Әлеге эшлекле очрашу төбәкләрдәге ветеринария хезмәтләре арасында хезмәттәшлекне ныгыту, тәҗрибә уртаклашу максатын күзаллый.
Саха Республикасы Хөкүмәте рәисе урынбасары Михаил Никифоров җитәкчелегендәге делегация составында Саха Республикасы авыл хуҗалыгы министры урынбасары Николай Афанасьев, республиканың Ветеринария департаменты җитәкчесе Петр Петров та бар иде.
Кунаклар идарә бүлекләре җитәкчеләре, хезмәткәрләр белән аралашты, идарәнең эшчәнлеге белән танышты. Республикада тотрыклы эпизоотия иминлеге булдыру, хайван авырулары һәм профилактика чаралары, авыл хуҗалыгы терлекләрен идентификацияләү буенча фикер алышу булды.
Республикага эшлекле визит кысаларында Якутия делегациясе вәкилләре ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән очрашып "түгәрәк өстәл" янында аралашты. Алдагы көннәрдә алар Саба районындагы “Элита” нәселле, токымлы терлек үрчетү хуҗалыгын, шулай ук Теләче, Алабуга, Тукай районнарындагы крестьян-фермер хуҗалыкларын карарга ниятли.