Татарстан Республикасына эш сәфәре кысаларында, Якутиядән килгән рәсми кунаклар Тукай районының терлекчелек хуҗалыкларында булды. Биредә алар район ветеринария берләшмәсе һәм ветеринария лабораториясе эшчәлеге белән танышты.
Тукай районы хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, чит төбәктән килгән кунаклар Тукай районы терлекчелек хуҗалыкларына югары бәя биргән.
Саха Республикасы Хөкүмәте рәисе урынбасары Михаил Никифоров җитәкчелегендәге делегация составында Саха Республикасы авыл хуҗалыгы министры урынбасары Николай Афанасьевның, республиканың Ветеринария департаменты җитәкчесе Петр Петровның игътибарын районның атаклы “Миңнехуҗин” крестьян-фермер хуҗалыгы җәлеп иткән. Биредә нәселле чабышкы атлары, Голштин токымлы мөгезле эре терлек, көрдәлек сарыклары үрчетелә.
Алданрак хәбәр ителгәнчә, 20-22 апрель көннәрендә Саха Республикасы Хөкүмәте вәкилләре Татарстанга эш сәфәре белән килде. Әлеге рәсми очрашуларның максаты буларак ике төбәкнең ветеринария хезмәтләренең хезмәттәшлеген үстерү һәм тәҗрибә уртаклашуны әйтергә кирәк.