Мәскәүдә Унынчы халыкара ветеринария конгрессы-2021 үзенең эшен дәвам итә

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

Бүген Мәскәүдә Унынчы халыкара  ветеринария конгрессы - 2021 үзенең эшен дәвам итә. Алданрак хәбәр ителгәнчә, конгресста ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Илдар Ногманов катнаша. Әлеге чара кысаларында ветеринария өлкәсендә белемне арттыру платформалары эшли. 

Илдар Ногманов "Заманча биофармация. Ветеринария белемендә проблемалар" темасына карата оештырылган "түгәрәк өстәл" утырышында коллегалары белән фикер алышты. Биредә конгресс кунакларын ветеринария өлкәсендәге яңа фәнни ачышлар, проектлар белән таныштырдылар һәм гамәлдә куллану мисалларын тәкъдим иттеләр. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International