Татарстан Республикасына эшлекле сәфәр кысаларында, Якутиядән килгән кунаклар Саба районында терлекчелек хуҗалыкларын карады. Шулай ук биредә алар ветеринария һәм авыл хуҗалыгы өлкәсе сорауларына кагылышлы фикер алышуларда катнашты.
Саха Республикасы Хөкүмәте рәисе урынбасары Михаил Никифоров җитәкчелегендәге делегация ООО “ПМК” хуҗалыгы, “Умырзая” сугым пункты һәм сугым пунктының авыл хуҗалыгы кооперативы эшчәнлеге белән танышты. Кунакларның игътибарын аеруча җәлеп иткәне - “Лукоз Саба” кәҗә үрчетү хуҗалыгы. Шулай ук авыл җирлегендәге мобиль ветеринар пунктның заманча җиһазлар белән тәэмин ителүен дә каунаклар югары бәйләде.