Яңа Чишмә районы дәүләт ветеринария берләшмәсенә яңа җитәкче билгеләнде

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

Яңа Чишмә муниципаль районының дәүләт ветеринария берләшмәсе идарәсенә яңа җитәкче итеп  Никитин Андрей Михаил улы билгеләнде.

Андрей Никитин 1980нче елда Зәй районында туып үсә. Югары белемне башкалада, Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә ала. 2004 елда ул Зәй районы дәүләт ветеринария берләшмәсенә дәүләт ветеринария инспекторы буларак эшкә алына. 2010  елда, Зәй муниципаль районы Советының алдынгы белгече статусыннан ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнә.

2012 елдан алып Андрей Никитин ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе дәүләт ветеринария инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеген җитәкләде. Узган 2020 елның ноябреннән алып Андрей Никитин Яр Чаллы шәһәре дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе урынбасары буларак эшләгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International