Якутиядән килгән рәсми кунаклар Алабуга районындагы “САРИЯ” заводы эшчәнлеге белән танышты

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасына эш сәфәре кысаларында, Якутиядән килгән рәсми кунаклар Алабуга районындагы “САРИЯ” заводы эшчәнлеге белән танышты. Биологик калдыкларны үтильләштерү проекты аларда уңай тәэсирләр калдырды. Шулай ук биредә Саха Республикасы Хөкүмәте рәисе урынбасары Михаил Никифоров җитәкчелегендәге делегация «ИНКО-ТЭК Агро Алабуга» ашлама һәм азот кушылмалары җитештерү предприятиесендә дә булды.

Югары дәрәҗәле алдынгы технологияләр белән эшли торган әлеге заводның масштабларын кунаклар югары бәяләде.

Исегезгә төшерәбез, биологик калдыклар, хайван үләксәләре һәм бозылган азык-төлек продукциясен үтильләштерү проекты Татарстанда 2019 елда эшли башлады. Әлегә терлекчелек зур үсеш алган 19 район хайван үләксәләрен заводка ташу өчен махсус машиналар һәм контейнерлар белән тәэмин ителгән килеш. Якын араларда республтканың барлык районнары да бу проектка кушылып эшли башлар дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International