ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Түбән Кама зонасына кергән районнарның ветеринария идарәләре катнашында видеоконференция режимында киңәшмә узды. Кагыйдә буларак, киңәшмәне Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов алып барды.
Шулай ук киңәшмәдә ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре, районнардагы ветеринария идарәләре башлыклары, эпизоотологлар, терапевтлар, Түбән Кама шәһәре, Түбән Кама, Сарман, Зәй, Мөслим районнарының ветеринария лабораторияләре мөдирләре дә катнашты.
Киңәшмә эше барышында Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов, дәвалау-профилактика чаралары бүлеге җитәкчесе Солтан Латыйпов чыгыш ясады.
Җыелышта шулай ук участок ветеринария пунктларының һәм ветеринария лабораторияләренең эшчәнлеге, эпизоотиягә каршы чараларның үтәлеше һәм бергә теркәп җибәрәр торган ветеринария-санитария документларын бирү эше тикшерелде.