Саха Республикасы Хөкүмәте рәисе урынбасары Михаил Никифоров җитәкчелегендәге делегация эшлекле визит белән Теләче районына килде. Ерак Якутия кунакларын бирегә нәселле чабышкы атларына карата кызыксыну алып килгән.
Татарстан Республикасына эшлекле сәфәр кысаларында, делегация вәкилләрен республика буйлап сәфәрендә Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин озатып йөрде. Терлекчелек хуҗалыклары эшчәнлеге белән исә шулай ук Саба районы хакимияте башлыгы Нәҗип Хәзипов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илгизәр Гарипов һәм шәхси хуҗалык башлыгы Сәгыйть Гыйниятуллин таныштырды.
Очрашу барышында Саха Республикасы Хөкүмәте вәкилләре нәселле чабышкы атлары, татар токымлы атлар үрчетү һәм тәрбияләү буенча кызыксындырган сорауларын бирделәр.