Бүген, 20 апрельдә, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов Мәскәүдә эшлекле сәфәрдә. Ул анда Унынчы Халыкара ветеринария конгрессы-2021дә катнашта.
Конгресс “Бердәм дөнья – бердәм саулык” дип аталган пленар сессия эше белән ачылып китте. Әлеге сессия кысаларында дөньякүләм танылган ветеринария һәм авыл хуҗалыгы өлкәсе экспертлары докладлар белән чыгыш ясады.
Конгресста катнашучылар географиясе елдан-ел киңәюен әйтми калырга мөмкин түгел. Чараның онлайн форматта узуы да мөмкинлекләрне киңәйтә. Шул рәвешле карантин шартлары булуга карамастан, биредә катнашучылар саны гаять күп иде. Онлайн форматта аралашу мөмкинлеге ярдәмендә дөньяның төрле почмакларында яшәүче ветеринария белгечләре элемтәгә чыга алды.
Авыл хуҗалыгы сәнәгате, ветеринария медицинасы белгечләре барысын да борчыган уртак мәсьәләләр: имин эпизоотия хәлен тәэмин итү, цифрлы технологияләргә күчү хакында фикер алышты.
Конгрессның яңалыгы – ул да булса, катнашучылар өчен өйрәнү платформалары булдырылу. Әлеге белем алу мәйданчыкларында конгресста катнашучылар “түгәрәк өстәл” утырышларында катнашып, кошчылык, терлекчелек, биофармация темаларына карата фикер алышты һәм яңалыклар белән танышты.
Россия өчен генә түгел, Евразия икътисадый бердәмлеге һәм БДБ илләре ветеринария белгечләре өчен дә зур әһәмияткә ия булган конгресс 20-23 апрель көннәрендә Мәскәүнең “Технополис” махсус икътисадый зонасында уза.