ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Татарстанда сөт һәм ит терлекчелеге зоотехник-селекционерларының 2 Бөтенроссия конкурсы ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Терлекчелек һәм нәсел эше департаменты директоры Дмитрий Бутусов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ришат Зарипов, «Элита» ГПП АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов һәм башка җаваплы затлар катнашты.


7
июнь, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов рәислегендә, ревизия нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды. Ул Лаеш районының дәүләт ветеринария берләшмәсе эшчәнлегенә карата оештырылган иде.

Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконфереция режимында ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләре эшчәнлегенә анализ ясауга багышланган киңәшмә узды. Киңәшмә Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов рәислегендә үтте.


4
июнь, 2021 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә коррупцион хокук бозуларны профилактикалау чаралары турында киңәйтелгән киңәшмә узды. Утырыш Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә узды.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм аның ведомствосындагы учреждениеләр җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды. Кагыйдә буларак, киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә узды.


3
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе коллективы «Спутник V» вакцинасының икенче компонентын ясатты. Хезмәткәрләр өчен уңайлы итү максатыннан Идарә җитәкчелеге вакциналаштыру пунктын эш урынында ук булдырды.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Әлки районының "Хузангай" терлекчелек хуҗалыгы эшчәнлеге белән танышты. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровның Әлки һәм Алексеевск муниципаль районнарына эш сәфәре кысаларында белгечләр «Хузангай» сөт-товар фирмасы эше белән таныштылар.


2
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мөгезле эре терлекләрнең баш һәм сөяк мие энцефалопатиясе буенча яңа ветеринария кагыйдәләрен раслады. Әлеге документ хокукый мәгълүмат порталында басылып, алар 2021 елның 1 сентябреннән үз көченә керәчәк һәм 2027 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының “Цифрлы трансформация нигезендә Татарстан Республикасы азык-төлек программасын үстерү стратегиясе" дип исемләнгән сессия утырышында катнаша.


1
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Югары Ослан районының Килди авылында Африка дуңгыз чумасы, кош гриппы, тилчә, себер язвасы кебек хайваннар һәм кошларның аеруча куркыныч йогышлы авыруларын юк итү буенча республиканың ветеринария хезмәте команда-штаб өйрәнүләре узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International