ЯҢАЛЫКЛАР


21
июнь, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә видеоконфереция режимында ветеринария-санитария экспертизасы бүлекләре эшчәнлегенә анализ ясауга багышланган киңәшмә узды. Киңәшмә Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов рәислегендә үтте.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, 92нче яшендә РСФСРның атказанган ветеринария табибы, тормышын ветеринария медицинасына багышлаган күренекле шәхес Нигъмәтуллин Миңнебай Гыйният улының вафат булуын хәбәр итә. Ул 1970-1991 елларда, 21 ел дәвамында, ул ТАССРның Дәүләт ветеринария хезмәтен җитәкләгән оста һәм кабатланмас җитәкче иде.


17
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хәбәр итә: «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль закон 2021 елның 1 июленнән үз көченә керү сәбәпле, федераль дәүләт контроле (күзәтчелеге) органнары карарларына судка кадәр шикаять бирү процедурасы ачык булачак.


11
июнь, 2021 ел
җомга

Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары диния нәзарәтендә узган очрашуда чыгыш ясады.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә Саба зонасы районнарының ветеринария берләшмәләре эшенә багышланган чираттагы киңәшмә узды. Гадәттәгечә, киңәшмәне ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов алып барды.


10
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Сахалин өлкәсенең Ветеринария һәм нәселле терлекчелек агентлыгы җитәкчесе Роза Кузьменко белән очрашты. 

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов хуҗасыз хайваннар белән эш итү законы нигезендә республикада гамәлгә ашырыла торган эшләр буенча хисап тотты. Киңәшмә Татарстан Республикасының "Муниципаль берәмлекләр советы" ассоциациясендә узды.


9
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә дәвалау-профилактика эшләре буенча һәм ведомство карамагындагы учреждениеләрдә экологик ике айлык йомгаклары буенча анализ үткәрделәр. Киңәшмә Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә узды.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Идарә җитәкчелеге астындагы берләшмәләр эшчәнлеге буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә район дәүләт ветеринария берләшмәләре башлыклары, ветеринария куркынычсызлыгы һәм дәүләт күзәтчелеге территориаль бүлекләре башлыклары, дәвалау-профилактика чаралары һәм эпизоотиягә каршы эш буенча урынбасарлары катнашты.


8
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Казанда сөт һәм ит терлекчелеге зоотехник-селекционерларының II Бөтенроссия конкурсы ачылды. Бәйге программасы кысаларында чарада катнашучылар РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының пленар сессия утырышыннан соң Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә булдылар. Югары уку йорты эшчәнлеге белән танышканнан соң, кунаклар махсу күргәзмәне карады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International