РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы мөгезле эре терлекләрнең баш һәм сөяк мие энцефалопатиясе буенча ветеринария кагыйдәләрен раслады

2021 елның 2 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мөгезле эре терлекләрнең баш һәм сөяк мие энцефалопатиясе буенча яңа ветеринария кагыйдәләрен раслады. Әлеге документ хокукый мәгълүмат порталында басылып, алар 2021 елның 1 сентябреннән үз көченә керәчәк һәм 2027 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак.

Яңа ветеринария кагыйдәләрендә авыруны кисәтүгә, диагностикага, авыруга шикләнгән чараларга һәм карантин кертүгә карата таләпләр бар. Әйтик, авыруны булдырмый калу өчен терлек асраучылар
сыерларны һәм үгезләрне суйганда терлекләрнең утмыртка, баш сөякләрен, эчәкләрен яндыруны таләп итә. Моннан тыш, авыруны кисәтү өчен терлекләргә «сөяк оны, аксым брикетлары, шулай ук терлек аксымнары булган башка азык һәм азык өстәмәләре» ашату тыела. Дәүләт ветеринария хезмәте белгечләре авыруны кузгатучы инфекция чыганагын табарга, хәлне күзәтергә һәм патологик материал пробаларын аккредитацияләнгән лабораторияләргә җибәрергә тиеш.

Мөгезле эре терлекнең губкозлы энцефалопатиясе буенча Карантин кимендә бер елга кертелә. Бу вакытта терлек, сугым продукциясе, шулай ук авыру хайваннар белән контактта торган азык һәм өстәмәләр кертүгә чикләүләр гамәлдә. Сыер һәм үгезләр авыруда шикләнелүчеләрне сугымга җибәрәләр.

Мөгезле эре терлекнең баш һәм сөяк мие энцефалопатиясе - үзәк нерв системасы зарарлану белән характерлана торган йогышлы авыру. Мөгезле эре терлекләрдә авыруның клиник билгеләре: мускуллар треморы, мускулларны көзән җыеру, хәрәкәт координацияләре бозылу, кул-аякларны параличлау, яктылыкка, тавышларга сизгерлекне арттыру, гиперметрия, сөт җитештерүчәнлеге кимү, аппетит булмау, ябыгу. Бу авыру үлемгә китерә. Авыруның инкубация чоры 2 елдан алып 8 елга кадәр булырга мөмкин.

Чыганак: https://www.vetandlife.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International