Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә коррупцион хокук бозуларны профилактикалау чаралары турында киңәйтелгән киңәшмә узды. Утырыш Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов рәислегендә узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы тикшерү бүлеге мөдире Равия Шрша, Татарстан районара табигатьне саклау прокуратурасы прокуроры Илсур Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Иҗтимагый совет әгъзасы - Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе ректоры Рөстәм Равилов, Электрон мәйданчыклардан файдаланучыларны укыту үзәге җитәкчесе һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» вәкиле Динар Шәйдуллов, район дәүләт ветеринария берләшмәләре башлыклары, шулай ук бухгалтерлар һәм юристлар катнашты.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы тикшерү бүлеге мөдире Равия Шршның коррупциягә каршы сәясәт буенча чыгышы белән ачылды.
Теманы Алмаз Хисаметдинов дәвам итте. Аның сүзләренә караганда, ветеринария идарәсендә төп бурычлардан тыш коррупциягә каршы тору һәм башка хокук бозуларны профилактикалау, ветеринария өлкәсендә коррупция сәбәпләрен ачыклау һәм алга таба бетерү буенча эш алып барыла. Идарәдә һәм аңа караган барлык оешмаларда коррупциягә каршы тору өчен җаваплы затлар беркетелгән. Коррупциягә тискәре караш формалаштыру өчен Идарә хезмәткәрләре һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре белән аңлату әңгәмәләре, консультацияләр, семинарлар үткәрелә.
Киңәшмәгә йомгак ясап, Алмаз Хисаметдинов Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы тикшерү бүлеге мөдире Равия Шршага, Татарстан районара табигатьне саклау прокуратурасы прокуроры Илсур Гыйльметдиновка олы хезмәте өчен рәхмәт белдерде. Киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, ул башкарма хакимият органнары эшчәнлеге ачык булырга һәм законнар нигезендә булырга тиеш, дип өстәде.