Бүген Татарстанда сөт һәм ит терлекчелеге зоотехник-селекционерларының 2 Бөтенроссия конкурсы ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Терлекчелек һәм нәсел эше департаменты директоры Дмитрий Бутусов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ришат Зарипов, «Элита» ГПП АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов һәм башка җаваплы затлар катнашты.
Республика Президенты исеменнән катнашучыларга Марат Җәббаров мөрәҗәгать итте.
«Безнең уртак максатыбыз - республиканың агросәнәгать комплексын югары нәтиҗәле һәм конкуренциягә сәләтле тармак итү, авыл кешеләренең тормышы иң заманча стандартларга җавап бирүгә ирешү, шул ук вакытта авыл тормышының уникаль мәдәниятен, традицияләрен, гореф - гадәтләрен һәм үзенчәлекле рәвешен саклап калу. Болар барысы да безнең кулда, чөнки авыл хуҗалыгында тырышлык, хезмәт сөючәнлек һәм туган җиргә чиксез мәхәббәте булган, бу мәхәббәтне буыннан - буынга, балаларына, оныкларына һәм оныкчыкларына тапшыра белгән гади кешеләр эшли», - дип билгеләп үтте ул.
Исегезгә төшерәбез, конкурс 7-11 июньдә "Элита" нәселле терлек үрчетү базасында уза. Ярышларда Россиянең 63 төбәгеннән 77 конкурсант катнаша. Алдагы конкурс чемпионы бары тик судьялар коллегиясе составында гына эксперт буларак катнаша ала.
Ярышлар өч этаптан тора, югары продуктлы хайваннар алу өчен хайваннар белән катлаулы һәм мөһим селекцион эшне үз эченә ала. Катнашучылар практикада автоматлаштырылган нәсел исәбен алып бару һәм һөнәри осталыкның теоретик нигезләрен белү күнекмәләрен күрсәтәчәкләр, шулай ук документларны һәм хайваннарның экстерьерларын анализлаячаклар.
Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр түбәндәге номинацияләр буенча бүләкләнәчәк: «2021 ел зоотехнигы-селекционеры» конкурсы чемпионы, «Автоматлаштырылган мәгълүматлар базалары белән практик эш», «Хайваннарның нәсел кыйммәтен бәяләү», «Теоретик белемнәр», «Зоотехника хезмәте ветераны», «Булачак селекционер», «Нәсел эшен үстерүгә керткән өлеше өчен» һәм «Эшкә мәхәббәт белән» номинацияләре призерлары, шулай ук Д.А. Кисловский исемендәге Күчмә кубок җиңүчегә тапшырылачак.