Баш ветеринария идарәсе коллективы «Спутник V» вакцинасының икенче компонентын ясатты

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе коллективы «Спутник V» вакцинасының икенче компонентын ясатты. Хезмәткәрләр өчен уңайлы итү максатыннан Идарә җитәкчелеге вакциналаштыру пунктын эш урынында ук булдырды.

СOVID-19 авыруына каршы ясалган беренче вакцинацияне хезмәткәрләр җиңел кичерде, вакцинадан соң хәл авыраю күренешләре күзәтелмәде. Табиблар вакцина кертелгән беренче ике тәүлектә грипп белән авырган сыман билгеләр күзәтелү организмның табигый реакциясе һәм моның куркыныч булмавын аңлата.  

Агымдагы елның август уртасында Гам-Ковид-Вак («Спутник V») вакцинасын теркәделәр. Аны Н.Ф.Гамалеи исемендәге Эпидемиология һәм микробиология милли тикшеренү үзәге белгечләре оештырды. Препаратны тормыш өчен кирәкле булган дару препаратлары исемлегенә керткәннәр.

Вакцинаны уйлап табучылар аның нәтиҗәлелеген 91,4% күрсәтте, дип белдерде. Россиядә эшләнгән "Спутник V"  вакцинасын кадаткан очракта коронавирустан ике елга җитәрлек иммунитет барлыкка киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International