Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Әлки районының "Хузангай" терлекчелек хуҗалыгы эшчәнлеге белән танышты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровның Әлки һәм Алексеевск муниципаль районнарына эш сәфәре кысаларында белгечләр «Хузангай» сөт-товар фирмасы эше белән таныштылар.
Эшлекле очрашу барышында терлек азыгы буларак яшел масса салу, сыерларны тоту шартлары, 2 айга кадәр бозауларны тоту, бозаулату бүлеге, саву залы һәм ясалма орлыкландыру пункты белән таныштылар. Министр шулай ук нәселле таналар, көтүлекләрдәге ит терлекләре һәм хуҗалыкның су сиптерү агрегатлары белән кызыксынды.